БРКХ белгечләре командасы Чувашия Республикасының Чабаксар шәһәрендә Республика балалар клиник хастаханәсенә килеп китте.
Визит барышында ТР ССМ баш балалар хирургы, БРКХ хирургия ярдәме буенча баш табиб урынбасары Владимир Филатов, ТР ССМ баш штаттан тыш балалар нейрохирургы, нейрохирургия бүлеге мөдире Владимир Иванов, ТР ССМ баш штаттан тыш балалар гематологы, онкогематология бүлеге мөдире Илсөя Осипова һәм кардиохирургия бүлегенең табиб-кардиологы, м.ф.к. Юлия Калиничева составында булган БРКХ белгечләре тарафыннан нейрохирургия, онкология һәм кардиохирургия профилендәге 20дән артык балага консультация бирелде.
Татарстан коллегалары Чабаксар шәһәре хастаханәсенең торышын һәм үсеш перспективаларын бәяләделәр.
Клиниканың администрациясе һәм табиблары белән конференциядә БРКХ белгечләренә Татарстан клиникасының мөмкинлекләре һәм конкурент өстенлекләре тәкъдим ителде. Моннан тыш, киләчәктә клиникалар арасында үзара файдалы хезмәттәшлек турында килешүләр ирешелде.