Балтач районында өлкән яшьтәге авыл кешеләре өчен ҮРХнә беренче махсус рейс булды

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

Балтач районында ялгыз пенсионерларны үзәк район хастаханәсенә диспансерлаштыруга алып килә торган мобиль бригада эшли башлады.

Проектның беренче катнашучылары – Субаш, Түнтер һәм Урта Көшкәт авыл җирлекләрендә яшәүче тугыз кеше.  Район үзәк хастаханәсендә алар өлкән халыкны диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүе кысаларында медицина белгечләренең карап тикшерүен  уздылар. Район социаль яклау бүлеге һәм район үзәк хастаханәсе хезмәткәрләренең уртак тырышлыгы белән чара оешкан тәртиптә узды.

«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында мондый махсус рейслар даими рәвештә гамәлгә ашырылачак. Мондый хезмәтләрдән түбән транспорт үтемлелеге булган авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр түләүсез файдалана алачаклар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International