Республика медицина китапханә-мәгълүмат үзәгенең (РМКМҮ) коллективы Анжела Вавилова ис. Фондның Казан хосписына килеп китте.
Очрашу барышында РМКМҮ директоры Диляра Швецова үзәкнең эшчәнлеге турында сөйләде һәм хоспис өчен аның мөмкинлекләрен ачты.
Медицина персоналына китапханә фондыннан өр-яңа басмалар тәкъдим ителде. Медицина әдәбиятыннан тыш, күчмә күргәзмәдә дәвалау физкультурасы, психология буенча китаплар һәм журналлар бар иде, алар кечкенә пациентларның әти-әниләрендә зур кызыксыну уятты. Казанның үткәненә кечкенә генә экскурс очрашуның кызыклы тәмамлануы булды.