Бүген ТР ССМ Республика СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш үзәге 30-еллыгын билгеләп үтә.
СПИД үзәге 1989 елның 14 августында оештырылды. Бүген бу ВИЧ-инфекцияле, СПИД һәм СПИД-ассоциацияләнгән авырулар белән авыручыларга консультатив-методик, дәвалау-диагностика ярдәмен, шулай ук ВИЧ-йогышка каршы көрәш буенча профилактика һәм эпидемиягә каршы эшчәнлек күрсәтү өчен билгеләнгән махсус типтагы мөстәкыйль дәвалау-профилактика учреждениесе.
Учреждениедә инфекционистлар, эпидемиологлар, дерматовенерологлар, педиатрлар, клиник лаборатория диагностикасы табиблары, психотерапевтлар, медицина психологлары, социаль эш буенча белгечләр һәм юрисконсульт эшлиләр. Үзәкнең коллективы – югары квалификацияле белгечләр: 3 медицина фәннәре докторы, 1 биология фәннәре докторы, 10 медицина һәм биология фәннәре кандидаты, 3 хезмәткәр – «Республиканың атказанган табибы» исеменә лаеклы, 2 – Сәламәтлек саклау отличнигы бар. Күп кенә хезмәткәрләр Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.