ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов эш визиты белән Түбән Кама районына килеп китте

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

Түбән Кама районына ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының баш гериатры Рамил Мөхәммәдиев һәм Татарстанның эре клиникаларының (РКХ, БРКХ, РКОХ һәм РКОД) белгечләре килеп киттеләр. Кунаклар Түбән Кама шәһәре һәм районының дәвалау учреждениеләрендә «Сәламәтлек саклау» һәм «Демография» милли проектларын гамәлгә ашыру белән таныштылар.

«Өлкән буын» региональ проекты тәкъдимнәренә туры китереп, Түбән Кама районында өлкәннәр саны буенча өч гериатрия кабинеты эшен тәэмин итәргә кирәк.

Моннан тыш, кунаклар «Өченче буын университеты» муниципаль проектын үстерү һәм халыкны уңайлы медик-санитар ярдәм белән тәэмин итү турында фикер алыштылар.

Профком рәисе Гөлнара Мөҗипова Актив озын гомерлелек үзәген ачу турында сөйләде, аны төзүгә «Татнефть» АҖ компанияләр төркеме булышлык күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International