Апас ҮРХдә Донор көне узды

2019 елның 14 августы, чәршәмбе

Республика кан үзәгенең күчмә бригадасы Апас үзәк район хастаханәсендә донор канын җыю буенча «Донор көне» дигән хәйрия акциясен уздырды. Донация алдыннан донорлар анкетаны тутырдылар һәм кан төркемен, резус-факторны билгеләүгә медицина тикшерүен уздылар, артериаль кан басымының дәрәҗәсен үлчәделәр. «Донор көнендә» 48 кеше катнашты. Нәтиҗәдә 22 литр кан хәзерләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International