«Идел» эксперт клубы вәкилләре Татарстан клиникаларында «Сәламәтлек саклау» милли проектын гамәлгә ашыру белән таныштылар. Кунаклар республика сәламәтлек саклау системасының төп объектларына: Казан шәһ. 7нче номерлы ШКХнә, 21нче номерлы Шәһәр сырхауханәсенә, БРКХнә, РКХнә, шулай ук Лаеш ҮРХнең Комлы Кавал саласының табиб амбулаториясенә килеп киттеләр. Моннан тыш, экспертлар хәзерге заман «Югары медицина технологияләренең белем бирү үзәгенең» һәм КФУ каршындагы «Симуляцион үзәкнең» эш тәҗрибәсен өйрәнделәр.
Эксперт клубы эше кысаларында Казанга ГЭОТАР-Медиа Россия медицина нәшриятына нигез салучы, Сәламәтлек саклау һәм иҗтимагый сәламәтлек өлкәсендә Гомумроссия халык фронтының үзәк штабы эксперты Гүзәл Улумбекова, ЦИРКОН Тикшеренү төркеме җитәкчесе Игорь Задорин һәм «Сәяси эксперт төркеме» җитәкчесе, «РФ субъектлары башлыкларының сайлану индексы» авторы Константин Калачев килделәр.