Казанда Әстәрхан сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе була

2012 елның 10 сентябре, дүшәмбе

Бүген Әстәрхан сәламәтлек саклау министрлыгы делегациясе Татарстанның әйдәүче медицина оешмаларына килде. Делегация башлыгында Әстәрхан сәламәтлек саклау министры Игорь Квятковский.

Кунаклар Республика клиник больницасында һәм шулай ук ЮМТ Белем бирү үзәгендә булдылар. Визит барышында Әстәрхан өлкәсе сәламәтлек саклау министрлыгы башлыгына инсульт үзәгенең шокка каршы операция ясау бүлмәсе, ангиография, интенсив дәвалау палатасы һәм дәвалау-диагностика кабинетлары күрсәтелде.

Визитның  икенче яртысында Татарстан сәламәтлек саклау министрлыгы конференц-залында министрлар бергә утырыш үткәрделәр. ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов кунаклар белән хезмәттәшлек итү турында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International