Чистай ҮРХдә шартлы террорлык актын бетерү буенча өйрәнүләр узды

2019 елның 15 августы, пәнҗешәмбе

«Чистай ҮРХ» ДАССУдә террористик янау һәм шартлы рәвештә кылынган террорлык акты барлыкка килгәндә команда-штаб өйрәнүләре уздырылды.

Урицкий ур., 94нче йорт адресы буенча урнашкан бинада шартлы террорлык акты булган, нәтиҗәдә ике кеше зыян күргән. Ашыгыч медицина ярдәме станциясе бригадасы тарафыннан зыян күрүчеләргә кичектергесез медицина ярдәме күрсәтелде. Шуннан соң зыян күрүчеләр «Чистай ҮРХ» ДАССУнең 2нче номерлы Шәһәр хастаханәсе сырхауханәсенә ашыгыч рәвештә китерелделәр, анда табиб-шәфкать туташлары бригадасы стационар шартларда медицина ярдәме күрсәтте.

ГТХ ГО һәм МЭ штабы начальнигы Рөстәм Гатауллин үткәргән чара нәтиҗәләре буенча өйрәнүләрнең барлык этаплары да җәлеп ителгән структуралар тарафыннан намус белән эшләп чыгарылуын, куелган бурычларның уңышлы үтәлгәнен, террорчылык янауларына каршы чараларны оештыруда кирәкле тәҗрибә һәм күнекмәләр алынуын билгеләп үтте.

Әлеге команда-штаб өйрәнүләре «Чистай ҮРХ» ДАССУдә даими рәвештә уздырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International