Алабуга районының Юраш авылы пенсионерлары Морт участок хастаханәсендә диспансерлаштыру уздылар. Медицина учреждениесенә 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләрне күчмә мобиль бригада алып килде. «Ышаныч» ХСХКҮ махсус транспорт бүлеп биргән. Бу көнне 16 кеше табибларда карап чыгуны уздылар һәм өлкән халыкны диспансерлаштыру кысаларында анализлар бирделәр.
«Демография» милли проектының «Өлкән буын» проекты кысаларында мондый махсус рейслар даими рәвештә гамәлгә ашырылачак. Мондый хезмәтләрдән түбән транспорт үтемлелеге булган авыл җирлекләрендә яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләр түләүсез файдалана алачаклар. Алабуга районының медицина оешмаларына мобиль бригада тарафыннан 1344 кеше китереләчәк.