РКХ табиблары анестезиолог-реаниматологлары өчен эмоциональ күңел сүнүен профилактикалау буенча тренинг узды

2019 елның 16 августы, җомга

Камилләштерү институты белгечләре Республика клиник хастаханәсенең табиблары өчен эмоциональ күңел сүнүен профилактикалау буенча тренинглар уздырдылар. Дәресләр табиб анестезиолог-реаниматологлар өчен узды. Белгечләр дәресләре психология һәм психотерапия буенча укыту программалары ярдәмендә табибларның квалификациясен арттыруга, медицина хезмәткәрләре арасында эмоциональ күңел сүнүен профилактикалауга хәзерләүгә юнәлдерелгән. Тренингта катнашучылар пациентлар белән аралашканда барлыкка килгән авыр ситуацияләрне бергәләп тикшерделәр һәм катлаулы хәлдән чыгу стратегиясен карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International