Бу яңалык август аеннан башлап эшли башлады. Хәзер эш көннәрендә комплекслы тикшерүгә вакытын бирә алмаган пациентларга уңайлы булсын өчен диспансерлаштыруны һәр айның беренче һәм өченче шимбәсендә узарга мөмкин булачак. Мондый график 2019 ел ахырына кадәр билгеләнгән.
Инде иртәгә үк, 17 августта, диспансерлаштыруны ике сырхауханәдә дә 7.00 сәгатьтән башлап 12.00 сәгатькә кадәр узарга мөмкин булачак.
Исегезгә төшерәбез, диспансерлаштыру кабинетлары 1нче номерлы сырхауханәдә (Менделеевск ур., 46) В107 кабинетында һәм 2нче номерлы сырхауханәдә (Төзүчеләр ур., 10Д) 527 кабинетында урнашкан. Эш көннәрендә алар 7.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр эшлиләр.
Тикшерү алдыннан табиблар иртәнге ашны ашамаска һәм иртәнге зарядканы ясамаска киңәш итәләр!