Акция чикләрендә Бауман урамында урнашачак махсус җиһазландырылган чатырда һәм күчмә мобиль комплекста барлык теләүчеләр түләүсез, аноним һәм документларсыз теш урты астының сыеклыгы буенча (селәгәй буенча) ВИЧ-тестын уза алачаклар.
«Җиңү өчен тест. Test to win» мәгълүматый кампаниясе 2019 елда сәламәтлекне саклый торган тәртипне формалаштыруга, ВИЧка тест үткәрү мәсьәләләрендә халыкны профилактикалауга һәм мобилизацияләүгә юнәлтеләчәк. Кампания профилактикада һәр кешенең шәхси катнашуы өчен уңайлы атмосфера тудыра торган инновацион алымнарны алга этәрү принципларына нигезләнә.
Үткәрү вакыты һәм урыны: Кампания махсус җиһазландырылган павильонда башкарылачак, ул Бауман урамында Муса Җәлил урамы белән кисешкән урында урнашачак.
Павильон килүчеләр өчен 21-30 август көннәрендә 13:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр ачык булачак.