Ютазы ҮРБ яңа баш табибы билгеләнде

2012 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Бүген ТР сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов Ютазы ҮРБ коллективын баш табиб белән таныштырды. Баш табиб булып Фатыхов Ренат Габдулла улы  билгеләнде.

Коллектив алдында чыгыш ясап, сәламәтлек саклау министры яңа җитәкче алдына бурычлар куйды һәм эффектив эшчәнлек теләде. Бурычлар арасында министр районда яшәүчеләргә медицина ярдәме сыйфаты сорауларына аерым басым ясады.

Соңрак сәламәтлек саклау министры А.З. Фәррахов Ютазы үзәк район больницасы табиблары белән очрашу үткәрде. Очрашу нәтиҗәләре буенча министр туры килүче йомышлар кушты.

 Белешмә

Фатыхов Ренат Габдулла улы - 1981 елда Казанда туган.

2008 елда Казан дәүләт медицина университетында«педиатрия» белгечлеге буенча югары профессиональ белем алган. Аннары педиатрия буенча интернатурага укырга кергән. 2009 елдан башлап Уруссы ҮРБда табиб-педиатр булып эшләгән. 2012елның гыйнварыннан бирле  - поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары.

Өйләнгән, кыз тәрбияли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International