«Җиңү өчен тест. Test to win» дигән мәгълүматый кампания 2019 елда сәламәтлекне саклаучы тәртип формалаштыруга, ВИЧка тест үткәрү мәсьәләләрендә халыкны профилактикалауга һәм мобилизацияләүгә юнәлтеләчәк.
Кампания профилактикада һәр кешенең шәхси катнашуы өчен уңайлы атмосфера тудыра торган инновацион алымнарны алга этәрү принципларына нигезләнгән.
Үткәрү вакыты һәм урыны: Кампания махсус җиһазландырылган павильонда башкарылачак, ул Бауман урамында Муса Җәлил урамы белән кисешкән урында урнашачак.
Павильон килүчеләр өчен 21-30 август көннәрендә 13:00 сәгатьтән 21:00 сәгатькә кадәр ачык булачак.
Кампанияне Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, «Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының СПИД һәм йогышлы авыруларны профилактикалау һәм аларга каршы көрәш буенча республика үзәге» ДАССУ, «Яңа гасыр» автоном хәйрия коммерцияле булмаган оешмасы оештыралар.