Республика клиник хастаханәсенең Республика һәлакәтләр медицинасы үзәгенең ике бригадасы Россия һава флоты көненә багышланган «Мин күкне сайлыйм!» дигән авиация бәйрәмен медицина ягыннан тәэмин итүне оештырдылар. Әлеге авиашоу кысаларында пилотаж төркеме очучылары самолетларда катлаулы элементларны күрсәттеләр. Бәйрәм кунаклары Россиянең иң яхшы парашютчылары чыгышларын, байк-шоуны, концерт программасын карый алдылар, шулай ук парашют җыю буенча мастер-класста катнаша алдылар.