1 сентябрьдә Татарстанда гриппка каршы вакцина ясау кампаниясе башлана. Бүген гриппка каршы вакцина тулы күләмдә китерелгән. Август ахырына кадәр республиканың барлык дәвалау учреждениеләре вакцинация башлау өчен вакцина алачак. Бүгенге көндә гриппка каршы вакцинация гриппның үлем белән тәмамлана алучы авыр һәм өзлегүле төрләре белән авырудан саклануны гарантияләүче иң ышанычлы һәм нәтиҗәле чара булып тора.