25 ел бергә, шул кадәр үк ел үз һөнәрендә. Сүз «ТКҮРКПХ» ДАССУнең нур диагностикасы бүлегенең рентгенлаборанты Гөлфирә Расих кызы Минкашева турында бара.
Көмеш туй белән парны ЗАГС тантанасында котладылар. Тантаналы залда ата-аналар, балалар, якын туганнары. Котлау сүзен хезмәттәшләре дә җиткерделәр. Бу көнне ЗАГСка Гөлфирә Расих кызы янына КДП нур диагностикасы бүлеге мөдире Андрей Николаевич Пронин, шулай ук профсоюз комитеты рәисе Рәзидә Мансур кызы Шәмсетдинова килделәр.