Быел Тәтеш район хастаханәсе хезмәткәрләренең ун баласы беренче класска бара. Тантаналы шартларда баш табиб Салаватуллин Р.Р. канцелярия кирәк-яраклары салынган мәктәп портфельләре, шулай ук баллы бүләкләр тапшырды. Табиб офтальмолог һәм психолог ата-аналарга балаларны мәктәпкә әзерләү буенча киңәшләр, шулай ук укучыларда төрле авырулар булмасын өчен әһәмиятле киңәшләр бирделәр.