РКДҮ табиблары IT-технологияләр ярдәмендә инсульттан соң пациентларны алып бару буенча мастер-класс үткәрделәр

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

РКДҮ ДАССУнең неврологлары ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы белән бергә баш мие кан әйләнешенең кискен бозылуын кичергән пациентлар белән эшли торган республика табиблары һәм фельдшерлары өчен белем бирү чаралары сериясен дәвам итәләр.

Онкология бүлегенең неврология бүлеге мөдире Тимур Демин, дәвалау физкультурасы табибы Гүзәл Старостина һәм невролог Юлия Прокофьева Әлмәтнең үзәк район хастаханәсендә чираттагы очрашуны уздырдылар. Чарада Татарстанның берьюлы өч районы: Чирмешән, Азнакай һәм Сарман районнары белгечләре катнашты. Лекцияләр һәм мастер-класслар программасына инсульттан соң пациентларны стационар һәм амбулатор алып баруның көнүзәк мәсьәләләре: медикаментоз терапиясенең нечкәлекләре, инсультның икенчел профилактикасы, шулай ук аз хәрәкәтләнүче пациентларны карау мәсьәләләре керделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International