«Сәламәт булу җиңел!» – Татарстан табиблары Яр Чаллы шәһәрендә профилактик акцияләр уздырдылар

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

«Сәламәт булу җиңел!» - шундый девиз астында 23 августта Яр Чаллы шәһәрендә акция узды. Автошәһәрдә яшәүчеләр өчен төрле дәвалау учреждениеләрендә һәм шәһәрнең мәдәни чараларын уздыру вакытында профилактик карап тикшерүләр оештырылды.

23 августта РКХ, БРКХ, РКОД табибларының командалары Ветераннар өчен госпитальдә һәм КБМҮнең балалар сырхауханәсендә медицина консультациясен һәм Автоград халкын кабул итүне уздырдылар. 10.00 башлап 14.00 кадәр чаллылыларны «ТР ССМ РКХ» ДАССУнең белгечләре: гематолог, аллерголог, пульмонолог, гастроэнтеролог, кардиолог, ревматолог, һәм «ТР ССМ БРКХ» ДАССУнең белгечләре: кардиолог, невролог, офтальмолог, гастроэнтеролог кабул иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International