Чистай ҮРХдә булачак беренче сыйныф укучылары өчен бәйрәм узды

2019 елның 26 августы, дүшәмбе

2019 елның 23 августында яңа уку елы алдыннан балалар сырхауханәсе территориясендә булачак беренче сыйныф укучылары – бу елда беренче сыйныфка баручы «Чистай ҮРХ» ДАССУ хезмәткәрләренең балалары өчен якты бәйрәм узды.

Булачак укучыларны һәм аларның ата-аналарын «Чистай ҮРХ» ДАССУнең баш табибы Рәис Мостафин сәламләде һәм котлады. “Бүген без сезнең белән яхшы сәбәп буенча җыелдык. Без хезмәткәрләребезнең балаларын котлыйбыз.  Ел саен заманча балалар сырхауханәсе территориясендә хезмәткәрләребезнең балаларын якынлашып килүче Белем көне белән тәбрик итү һәм аларга мәктәп кирәк-яраклары рәвешендә бүләкләр тапшыру матур традициягә әйләнде. Барлык балаларга да шатлыклы ачышлар һәм мәктәп фәннәрен үзләштерүдә зур уңышлар телим, яңа белем юлына аяк басып теләк белән укыгыз”, - диде Рәис Роберт улы. Баш табиб Чистай ҮРХ хезмәткәрләре гаиләләренә ярдәм итүче игелекле акцияләрнең аерым ролен билгеләп үтте һәм профсоюз лидеры Наилә Такиетдин кызы Нигъмәтуллинага бәйрәмне оештырганы һәм ярдәм иткәне өчен рәхмәт белдерде.

Чистай районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 2019-2020нче уку елында Чистай муниципаль районында 1019 бала беренче сыйныфка барачак, алар арасында 66сы – Чистай ҮРХ медицина хезмәткәрләренең балалары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International