Бу көннәрдә Казанның төп җәяүле урамында – Бауман урамында «Җиңү өчен тест. Test to win» мәгълүматый кампаниясе үз эшен дәвам итә. Биредә казанлылар һәм шәһәр кунаклары аноним рәвештә һәм түләүсез ВИЧка экспресс-тест уза һәм яңа күнекмәләр ала алалар, шул санда сәламәт яшәү рәвеше дә. ВИЧ буенча түләүсез тестны Казанда 30 августка (бу көнне дә кертеп) кадәр узарга мөмкин.