WorldSkills чемпионатын уздыру объектларында куркынычсызлыкны һәм медицина ярдәмен тәэмин итү өчен 120 медицина хезмәткәре һәм 183 медицина волонтеры җәлеп ителде. Моның турында «Татар-информ» МА пресс-конференциясендә Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Илдар Фатыйхов сөйләде. «Медицина тәэминаты мобиль медицина бригадаларының эше белән тәкъдим ителгән. Барлыгы медицина тәэминатында ашыгыч медицина ярдәме бригадаларын исәпкә алмыйча 120 кеше эшли. Медицина хезмәткәрләренең күп өлеше 2013 елгы Универсиаданы, Сочидагы Олимпиаданы һәм 2018 елгы Футбол буенча дөнья чемпионатын медицина ягыннан тәэмин итүдә катнашты», — дип хәбәр итте Илдар Фатыйхов.