Чистай ҮРХдә «Медицина учреждениеләрендә тәэсир итү техникасы һәм идарә итүнең практик инструментлары» тренингы узды

2019 елның 27 августы, сишәмбе

2019 елның 22 августында «Чистай ҮРХ» ДАССУ сырхауханәсенең конференц-залында клиник психолог, бизнес-тренер Татьяна Савельева җитәкчелегендә «Медицина учреждениеләрендә тәэсир итү техникасы һәм идарә итүнең практик инструментлары» дигән тренинг узды. Чистай ҮРХ баш табибы Рәис Мостафин һәм аның урынбасарлары лидерлык сыйфатларын үзләштерүгә, эштә идарә итүнең практик инструментларын һәм нәтиҗәле коммуникацияләрне өйрәнүгә юнәлдерелгән тыгыз тренинг программасында катнаштылар.

Белгечләр командада хезмәттәшлек итүдә үзләренең шәхси стилен аңлау мөмкинлеге алдылар һәм идарә итү психологиясенең төрле өлкәләрендә күнекмәләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International