7нче номерлы ШКХдә кичектергесез ярдәм буенча фәнни - гамәли конференция узачак

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

29 ноябрьдә Казанның 7нче номерлы Шәһәр клиник хастаханәсендә «Кичектергесез ярдәм хәзерге заман күппрофильле медицина оешмасында, проблемалар, бурычлар, үсеш перспективалары (терапия аспектлары)» дигән 6нчы Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узачак.

 

Конференциянең оештыручылары: Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы, Казан шәһәренең «7нче Шәһәр клиник хастаханәсе» ДАССУсе, КДМУның гомуми хирургия кафедрасы, КДМА.

Конференциядә катнашу өчен конференциядә катнашучының мәгълүматларын күрсәтергә, аларны оештыру комитетының электрон адресына җибәрергә кирәк: neotgkb7@mail.ru.

Конференция материаллары буенча ВАК исемлегендә теркәлгән басмалар исемлегенә керүче журнал, шулай ук хезмәтләр җыентыгы басылачак.

Карау өчен мәкаләләр 2019 елның 10 сентябренә кадәр кабул ителәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International