Мамадыш ҮРХ коллективы Шәһәр көненә акцияләр уздырды

2019 елның 28 августы, чәршәмбе

2019 елда Мамадышка 238 яшь тулды. Медицина хезмәткәрләре шәһәр халкы өчен бәйрәмне оештыруда актив катнаштылар. Яшьлек скверында файдалы акцияләр медиклар катнашуларында узды. «Үз йөрәгең турында кайгырту белән» дигән лозунг астында сырхауханәнең фельдшеры Лилия Камалова һәм акушеркасы Язилә Нәбиуллина бәйрәм кунакларына артериаль кан басымын үлчәделәр. Сәламәт яшәү рәвеше алып бару буенча консультацияләрне профсоюз оешмасы рәисе, табиб-стоматолог Лилия Сәгъдиева бирде. Баш шәфкать туташы Рәисә Сәлахова авыруларны профилактикалау буенча мәгълүмати буклетлар таратты, әңгәмәләр үткәрде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International