Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан табибларына ашыгыч ярдәм машиналарыннан һәм күчмә медицина комплексларыннан ачкычларны тапшырды. Быел барлыгы 187 автомобиль тапшырылачак.
Тантана башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов яңа техниканы карап чыкты. Аңа ашыгыч медицина ярдәменең оператив чараларын, пациентларны транспортлау һәм аларның хәлен мониторинглау, шулай ук госпитальгә кадәрге этапта интенсив терапия уздыру өчен барлык машиналарның да әзер булганлыгы турында хәбәр иттеләр.
«Бүген гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту буенча Россия Президенты тарафыннан бурыч куелды. Бу мәсьәләне хәл итүгә 12 милли проект юнәлдерелгән. Тормыш сыйфаты белән бәйле бар нәрсә дә күп очракта сәламәтлек саклау һәм социаль яклау системасының төгәл көйләнгән эшенә бәйле. Без транспорт чараларының торышын игътибар белән күзәтәбез, чөнки ашыгыч медицина ярдәме автомобильләре – сәламәтлек саклау системасы эшендә бик мөһим элемент ул», – дип ассызыклады Татарстан Президенты.