18 яшьтән башлап һәр түбәнкамалы (шулай ук теләсә кайсы башка шәһәрдә яшәүче) елга бер тапкыр ТКҮРКПХнең 1нче номерлы сырхауханәсендә (Менделеевск ур., 46) урнашкан «Сәламәтлек үзәгендә» уникаль профилактик тикшерү узарга мөмкин.
Комплекслы тикшерү куркыныч төркемен ачыклау өчен профилактикалау максаты белән үткәрелә. Тагын бер кат ассызыклыйбыз, ул бөтенләй түләүсез. Тикшерү узган вакытта үзең белән паспорт, полис һәм снилс булырга тиеш. Белгечләр «АкбарсМед», «Чулпан», «Спасение» иминият компанияләре белән дә эшлиләр.
Сыйфатлы диагностика өчен ач карынга яки ашаганнан соң 3-4 сәгатьтән соң тикшерүне узарга кирәк.
«Сәламәтлек үзәге» 1нче номерлы сырхауханәдә (Менделеев ур., 46), №115В каб. урнашкан. Алдан язылу 24-35-44 телефоны буенча.