ТР сәламәтлек саклау министры Марат Садыковның Татарстан Республикасы көне белән котлавы

2019 елның 29 августы, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне чын күңелдән Татарстан Республикасы көне белән котлыйм!

Бай мирас, уникаль кешеләр, алдынгы технологияләр, гүзәл табигать – бу БЕЗНЕҢ туган Татарстаныбыз!

Бүген, шушы истәлекле көндә, ышанычлы итеп әйтергә була: Татарстан Республикасы – Россиянең иң якты һәм җәлеп итә торган регионнарының берсе. Һәм без моның белән хаклы рәвештә горурланабыз! Без Татарстан сәламәтлек саклавы белән горурланабыз, чөнки соңгы берничә ел эчендә бу тармак алга таба зур адым ясады!

Республикабызның үсеше, уңышы һәм чәчәк атуы нигезе – туган якка тугрылыклы, туган Татарстанны тагын да матуррак һәм чистарак итәргә омтылган кешеләр ул! Бу истәлекле көндә Сезгә нык сәламәтлек, гаилә иминлеге, иң кыю башлангыч эшләрегездә уңышлар һәм тыныч күк йөзе телим!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International