Бүген БРКХдә Роналд Макдоналд Йортында Попечительләр советы җыелышы узды.
Җыелышта катнашучылар клиниканың мөһим аспектлары турында фикер алыштылар, проблемалар һәм аларны чишү юллары турында сөйләштеләр.
Бигрәк тә җанлы дискуссия клиниканың үсеш технологияләре турында барды.
Ахырда җыелышта катнашучылар ярты ел эчендә башкарылган эшне бәяләделәр, киләчәктә дә клиниканың, Татарстан Республикасының балаларга медицина ярдәме күрсәтү буенча эре, күп функцияле медицина үзәге буларак, үсешенә өмет белдерделәр.