Татарстан табиблары Шекспир телен өйрәнә башлаячаклар

2012 елның 18 сентябре, сишәмбе

2012 елның февралендә үткән ТР сәламатлек саклау министрлыгы коллегиясендә Рөстәм Миңнеханов табиблар заманча җайланмаларда эшли белергә генә түгел, инглиз телен дә  белергә тиеш, дип хәбәр итте.

езнең оешмаларның кыяфәте үзгәрү белән бергә белгеч тә үзгәрергә тиеш ", - дип билгеләде Р.Н. Миңнеханов. ТР Президенты йомышы буенча Татарстан Республикасы медицина эшчеләренең чит тел белү дәрәҗәсен күтәрү буенча гамәлләр планын эшләп чыгару турында карар кабул ителде. Шул уңайдан Татарстан Республикасы сәламатлек саклауминистрлыгы EF Education First оешмасы белән бергә табибларга инглиз телен укыту проектын тормышка ашыра башлый.

Инде бүген үк 1100 табиб беренче дәресләр ала башлаячак. Берничә ай дәвамында атнага өч тапкыр табиблар, шулай ук медицина оешмалары җитәкчеләре инглиз теле грамматикасын өйрәнәчәкләр һәм шулай ук сөйләм телен үзләштерәчәкләр. Курс тәмамлангач алар сынау үтәчәкләр. Шушы курс табибларга чит ил пациентлары белән - медицина ярдәме күрсәтү кирәк булган очракта башкала кунаклары белән, һәм шулай ук булачак Универсиада 2013 катнашучылары белән аралашырга рөхсәт итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International