Яр Чаллы шәһ. 3нче номерлы ШС профсоюзы балалар өчен бәйрәм үткәрде

2019 елның 2 сентябре, дүшәмбе

Белем көне алдыннан Яр Чаллы шәһәренең «3нче номерлы Шәһәр сырхауханәсе» ДАССУнең профсоюзы картиналар галереясендә балалар өчен бәйрәм чарасы уздырды. Булачак беренче сыйныф укучылары, мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре «Татарстанда Калмыкия рәссамнары» күргәзмәсенең кунаклары булдылар. Укучыларны Белем көне белән сырхауханәнең баш табибы Рамил Сабитов котлады. Балалар өчен «Пыялада рәсем сәнгате» дигән мавыктыргыч мастер-класс оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International