31 августта Кави Нәҗми урамындагы кечкенә генә матур йортта Сәрия Әбделхәсән кызы Баһаутдинова – тынгысыз тыл хезмәтчәне һәм җитештерү фронтының намуслы сугышчысы 90 яшьлек юбилее белән котлаулар кабул итте. Юбилярга РФ Президенты, Әлмәт муниципаль районы җитәкчелеге, Ветераннар Советы, ТР ССМ ӘМР сәламәтлек саклау идарәсе һәм социаль яклау идарәсе, «Перинаталь үзәкле Әлмәт балалар шәһәр хастаханәсе» ДАССУ җитәкчелеге исеменнән котлаулар җиткерделәр.