28 августта Мәскәүдә РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының һәм ВИЧ-йогышына каршы көрәш буенча Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының югары дәрәҗәдәге эш төркеменең эшчәнлеге кысаларында ВИЧны диагностикалау һәм профилактикалау буенча тематик эш төркеменең киңәшмәсе узды. Татарстан Республикасын «ТР ССМ СПИД һәм ЙА РПКҮ» ДАССУнең медицина өлеше буенча баш табиб урынбасары Фирая Нәгыймова «Татарстан Республикасында ВИЧ-йогышына каршы торуда секторара алым» доклады белән тәкъдим итте. Барлыгы эш төркеменә Россия Федерациясенең алты регионыннан вәкилләр керә.