Атна эчендә Казанның ашыгыч ярдәм хезмәтенең табиблары 7291 тапкыр кешеләрне коткарырга чыктылар, шул санда җәмәгать урыннарына – 1369 тапкыр. Бәхетсезлек очракларына табиблар 941 тапкыр чыктылар, шул санда юл-транспорт һәлакәтләренә – 40 тапкыр. Бу ЮТҺдә 41 кеше зыян күрде, 1 кеше һәлак булды, 20 кеше дәвалау оешмаларына китерелде. Янгыннарга табиблар 16 тапкыр чыкты. Бала табуга Казанның Ашыгыч медицина ярдәме станциясеннән табиблар 68 тапкыр чыкты. Төрле авырулар буенча 5727 чакыру үтәлде, алар арасында көчле миокард инфарктлары – 57, баш мие кан әйләнешенең көчле бозылулары – 177.
Узган атна белән чагыштырганда үтәлгән чакырулар саны 91гә артты (авырулар һәм бала табулар исәбенә). Чакырулар саны көчле миокард инфарктлары буенча – 11гә, инсультлар буенча – 14кә, бала табу буенча – 2гә артты. Чакырулар саны ЮТҺ буенча – 8гә, янгыннар буенча – 2гә кимеде. Җәмәгать урыннарына чакырулар саны 357гә кимеде.
Исегезгә төшерәбез, «ашыгыч ярдәмгә» шәһәр телефоныннан «03» номерын җыеп шалтыратырга кирәк, ә кәрәзле телефоннан – «103» (түләүсез). Әгәр шалтыратып булмый икән, тормышка куркыныч янаган хәлләрдә «112» номеры буенча шалтыратырга мөмкин. Чукрак-телсез кешеләр SMS-хәбәрләр җибәреп чакыра алалар. Авыру яисә зыян күргән кеше янына ашыгыч ярдәм бригадаларын тиз итеп юнәлтү өчен һәм үз вакытында медицина ярдәмен күрсәтү өчен чакыручы «03» номерында эшләүче фельдшер (диспетчер) биргән бөтен сорауларга аңлаешлы һәм төгәл итеп җавап бирергә тиеш. Чакыруның сәбәбен, урынын һәм адресын (шәһәрнең районын, урамын, квартира номерын, катын, подъезд номерын һәм кодын), ориентирларны, авыруның яисә зыян күргән кешенең фамилиясен, исемен, әтисенең исемен хәбәр итәргә кирәк. Фельдшер, бирелгән сорауларга тулы җаваплар алгач, чакыручыга «Сезнең чакыруыгыз кабул ителде» дип җавап бирсә, чакыруны кабул итү вакытын әйтсә һәм адресны кабатласа, чакыру кабул ителгән дип санала.