Белем көнендә Түбән Кама үзәк район хастаханәсендә «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» акциясенә йомгак ясадылар. Гаиләләре авыр тормыш хәленә эләккән беренче сыйныф укучылары бәйрәм линейкаларыннан соң ук консультатив-диагностика сырхауханәсенең актлар залына килеп киттеләр, анда балалар кечкенә бәйрәм оештырдылар.
Исегезгә төшерәбез, ТКҮРКПХдә акция ай дәвамында узды. Авыр тормыш шартларында булган гаиләләргә ярдәм итәргә теләүчеләрнең барысы да канцелярия кирәк-яраклары алып килделәр һәм акчалата булыштылар. Җыелган акчага акцияне оештыручылар бөтен кирәк-яракларны сатып алып, беренче сыйныфка баручыларга тапшырдылар. Традиция буенча балалар бүләкләрне ТКҮРКПХнең баш табибы Габибулла Әхмәдов кулыннан алдылар. Ул, үз чиратында, һәр баладан киләчәктә нинди һөнәр сайларга теләве турында сорады. Кайбер балаларның табиб булырга ныклы карар кылулары турында ишетү залда утыручы табибларга күңелле булды.