Апас районында «Өлкән буын» программасы тормышка ашырыла

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Берләш һәм Яңа Алан авылларында яшәүче өлкәннәр Апас үзәк район хастаханәсендә диспансерлаштыру уздылар. Хастаханәгә 65 яшьтән өлкәнрәк 8 пенсионер мобиль бригада ярдәмендә китерелде, алар ҮРХ белгечләре карап тикшерүе һәм аерым социаль әһәмиятле йогышлы булмаган авыруларны ачыклау өчен өстәмә скрининглар үткәрү өчен килделәр. Мондый эш «Өлкән буын» дигән өлкән буын гражданнарына системалы ярдәм күрсәтү һәм тормыш сыйфатын күтәрү программасын эшләп чыгару һәм тормышка ашыру» региональ проектын тормышка ашыруның расланган план-графигы кысаларында көн саен дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International