Яр Чаллы шәһ. Кама балалар медицина үзәгенең пациентларына кунакка «7 диңгез» курчак театры килде. Балалар бик кызыксынып әкият дөньясына күчте: алар спектакльне карап кына калмыйча, аның тулы катнашучылары да була алдылар. Яшь артистлар «Шалкан», «Өч дуңгыз» әкияте геройлары булып карадылар, хоккей турнирында катнаштылар. Моннан тыш, беренче сыйныф укучылары планетарий – сферик купол кинозалында булдылар, анда Галәм, Галактика һәм йолдызлар турында гаҗәеп фәнни-танып белү фильмын карадылар. Балалар уен формасында яңа белемнәр ала һәм күзаллауларын киңәйтә алдылар.