Менделеевскига эш сәфәре барышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин район башлыгы Валерий Чершинцев белән бергә яңа табиб амбулаториясендә булды. Кунакларны ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, Менделеевск ҮРХ баш табибы Оксана Бахматова һәм җирле халык каршы алды.