КДМУда Белем көнен билгеләп үттеләр

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Казан дәүләт медицина университетында беренче курс студентлары өчен тантаналы линейка узды. Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы исеменнән министр Марат Садыков студентларны Белем көне һәм яңа уку елы башлану белән котлады. «Быел Казанда WorldSkills эшче һөнәрләре чемпионаты узды. Бу эшче һөнәрләренең милләт байлыгы булуын тагын бер кат раслый. Һәм бүген сез дөрес сайлау ясадыгыз – табиб һөнәре һәрвакыт иң яхшы һәм алыштыргысыз булды һәм булачак!» - дип билгеләп үтте ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International