Казанда "Тормыш пульсы" Бөтенроссия акциясе старт алды

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

Казанда "Тормыш пульсы" Бөтенроссия акциясе старт алды, аның оештыручысы булып "Волонтерлар-медиклар" дигән Бөтенроссия сәламәтлек саклау өлкәсендә иҗтимагый хәрәкәте тора.  Акция 31 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акция кысаларында Татарстан Республикасының урта гомуми белем бирү учреждениеләрендә  9-12 яшьлек балалар өчен сәламәтлек дәресләре сериясен уздыру планлаштырыла. Акция 29 сентябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья йөрәк көненә багышланган. Акциянең максаты – мәктәп укучылары арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, шулай ук системалы куркыныч-факторларны булдырмау.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International