Балтач районында ерак авылларда яшәүчеләр диспансерлаштыру уза алачак

2019 елның 3 сентябре, сишәмбе

2 сентябрьдән башлап Балтач районында «Демография» милли проекты һәм «Өлкән буын» региональ проекты кысаларында районның ерактагы авыл җирлекләреннән 65 яшьтән өлкәнрәк ялгыз яшәүче һәм аз хәрәкәтләнүче затларны диспансерлаштыруга алып килү эше башланды.

Социаль яклау бүлеге машинасында Иске Салавыч авылыннан район үзәк хастаханәсенә дүрт граждан китерелде. Район үзәк хастаханәсе сырхауханәсендә алар профилактик медицина тикшерүе кысаларында тикшерүләр уздылар, гомуми практика участок табибы консультациясен алдылар. Бу вакыт эчендә икенче рейс ераграк урнашкан Нөнәгәр авылыннан гражданнарны алып килде. ҮРХдә алар флюорография уздылар, анализларга кан бирделәр һәм алга таба медицина тикшерүе өчен беркетелгән табиб амбулаториясенә китерелделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International