Татарстан Республикасы халкына онкологик ярдәм күрсәтүне камилләштерү максатларында «Чистай ҮРХ» ДАССУ сырхауханәсендә яман шешләрне профилактикалау, диагностикалау һәм дәвалау мәсьәләләре буенча районара фәнни-гамәли конференция булды.
Фәнни-гамәли конференция яман шешләрне диагностикалауда һәм дәвалауда тәҗрибә алмашу мәйданчыгы булды, анда спикерлар булып ТР ССМ «Республика клиник диспансеры» ДАССУнең белгечләре чыгыш ясадылар. Чарада Чистай ҮРХнең баш табибы Рәис Мостафин, Норлат ҮРХнең баш табибы Айдар Сәгъдиев, Алексеевск, Аксубай, Яңа Чишмә, Норлат, Спас, Чистай районнарыннан баш табиб урынбасарлары һәм беренчел онкология кабинетының табиб-онкологлары, табиб-патоморфологлар катнаштылар.