Алексеевск һәм Яңа Чишмә районнарында халыкның наркотиклар куллануын профилактикалау турында сөйләделәр

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасының Алексеевск һәм Яңа Чишмә муниципаль районнарында халыкның наркотиклар куллануын профилактикалау буенча укыту-методик семинарлар узды. Республика медицина профилактикасы үзәге Республика наркология диспансеры белән берлектә медицина хезмәткәрләре өчен укулар оештырды.

Семинарлар барышында экспертлар наркотикларга бәйлелекне профилактикалауның һәм халык арасында сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруның көнүзәк мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Докладчылар яшьләр арасында наркоманияне беренчел профилактикалауны оештыруга комплекслы якын килүнең мөһимлеге, наркотик чараларны куллануны иртә ачыклау, алкоголизмны, наркоманияне һәм тәмәке тартуны профилактикалау буенча пациентларга консультацияләр үткәрү турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International