Казан һәм Түбән Кама «Зажги ночь» («Төнне кабыз») маршына кушылачаклар

2019 елның 4 сентябре, чәршәмбе

Сентябрьдә Россиянең җиде шәһәрендә «Зажги ночь» («Төнне кабыз») маршы узачак. Акция онкологиянең янәшәдә булуын һәм беркем дә аннан саклана алмаганлыгын, ләкин һәркем кисәтелергә мөмкин икәнлеген күрсәтер өчен булдырылган. Маршның слоганы – «Без барганда – яман шеш артка чигенә».

Чарада катнашучыларга өч төстәге кәгазь фонарьлар биреләчәк: алтынны якыннарын һәм дусларын югалтучылар, акларын — онкология авыруларыннан дәваланучылар яки ремиссиядә торучылар, кызылларын — янәшәдәге барлык кешеләр: табиблар, туганнары, дуслары кабызачак.

«Зажги ночь» («Төнне кабыз») маршын үткәрү даталары:

Түбән Кама: 2019 елның 5 сентябрендә 18:00 сәгатьтән башлап, «Гаилә» шәһәр паркында.

Санкт-Петербург: 2019 елның 7 сентябрендә 18:00 сәгатьтән башлап, Казан урамы, 3 йорт адресы буенча (Воронихин скверы, Герцен ис. РДПУ кампусы).

Пермь: 2019 елның 7 сентябрендә 18:00 сәгатьтән башлап, Горький ис. Паркта, Себер ур., 49.

Казан: 2019 елның 12 сентябрендә, Кремль яр буенда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International