Казанда аллергия эпидемиясе проблемалары турында фикер алышачаклар

2012 елның 19 сентябре, чәршәмбе

2012 елның 25 сентябреннән алып 27 сентябренә кадәр «Клиника иммунологиясеһәм аллергологиясе - дисциплинаара проблемалар» регионара форумы үтәчәк. Чара Корстонда булачак.

Шушы Форумның басымы - аллергияле һәм иммунодефицитлы авыруларны дәвалауда дисциплинаара ысул, төрле белгечлек табибларыбелән бәйләнешләрнең оптималь схемаларын төзү.

Форумда сөйләшенә торган төп темалар - азык һәм дару аллергиясе, бронхиаль астма, аллергодерматозлар, аллергия риниты, профессиональ аллергия авырулары диагностикасы һәм дәвалау стандартлары, иммунодефицит халәтләр диагностикасы һәм иммунокоррекция өлкәләрендә соңгы казанышлар.

Форум кысаларында фәнни симпозиум һәм сессия утырышлары, белгечлекләр буенча бөтен дөньяга билгеле булган академиклар һәм профессорлар белән очрашулар, түгәрәк өстәлләр, «индустриаль» симпозиумнар үтәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International