Республика клиник хастаханәсенең мобиль сырхауханәсе Спас муниципаль районының Вожи авылында халыкны күчмә тикшерүне уздыра башлады. Халыкны карап тикшерүгә тар профильле белгечләр килделәр: табиб-кардиолог, эндокринолог, невролог, хирург һәм ультратавыш диагностикасы табибы.
Консультатив кабул итүнең беренче көнендә Спас районы администрациясе башлыгы Нугаев Камил Әсгат улы Вожи авылында РКХ коллективы белән очрашты, анда республика клиникасының белгечләре халыкка консультация үткәрәләр. Көн дәвамында 86 мөрәҗәгать теркәлде. Атна дәвамында табиблар 300гә кадәр кешене тикшерергә һәм консультация бирергә планлаштыралар.
Ел ахырына кадәр мобиль сырхауханә республиканың биш муниципаль районында оештырылачак. Кардиолог, невролог, эндокринолог, хирург, уролог, гинеколог һәм УЗИ белгечләре тарафыннан 7000гә якын кеше тикшереләчәк һәм консультация алачак. Консультация көнгә 100гә кадәр кешегә биреләчәк.