Түбән Кама хастаханәсе коллективы Рәкыя Хәмидуллинаны 90 яшьлек юбилее белән котлады

2019 елның 5 сентябре, пәнҗешәмбе

Түбән Кама хастаханәсенең элеккеге хезмәткәре Хәмидуллина Рәкия Мусиновна 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.  «ТКҮРКПХ» ДАССУнең 2нче номерлы кардиология бүлеге коллективы Рәкыя Мусиновнаны онытмый, чөнки ул анда озак вакытлар санитарка булып эшләгән. Туган көнендә хезмәттәшләре юбилярны котлап чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырдылар. Аннан соң чәй табыны артында бергә хезмәт елларын искә төшерделәр һәм Рәкыя Мусиновнага нык сәламәтлек һәм озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International