Саба муниципаль районы Башкарма комитетында район башлыгы катнашында «Сәламәтлек саклау» милли проектын тормышка ашыру буенча иҗтимагый тыңлаулар узды. Төп доклад белән Саба үзәк район хастаханәсенең баш табибы Марат Йосыпов чыгыш ясады. Ул тыңлаучыларны 2024 елга кадәр проектның төп күрсәткечләре белән таныштырды, өлкән буынга гериатрик ярдәм күрсәтү турында мәгълүматны җиткерде, гражданнарның сорауларына һәм теләкләренә җавап бирде.